Махсус призлар алдылар

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә үткән бадминтон ярышларында район гомумбелем бирү мәктәпләреннән егетләр һәм кызлар катнашты. Алар ике төркемдә көч сынашты.

2001 елда туган егетләр арасында Дмитрий Архипов, Нарек Григорян, Алексей Чертухин (1, 2 һәм 3 урыннар), 2002 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Андрей Пугачев, Роман Липатов һәм Никита Булючев турнир призерлары булды. Алар барысы да Кузнечиха мәктәбе өчен чыгыш ясады.

Кызлар арасында Болгар укучылары гына призерлар исемлегенә керде: өлкән төркемдә – Полина Новикова, Анастасия Тюленева һәм Эльза Малышкина, кечерәк группада Дарья Пенькова, Мария Порутчикова һәм Ангелина Бедовалар бар иде.

Ярышта җиңүчеләргә медальләр һәм дипломнар тапшырылды, һәр яшь төркемендә иң яхшы уенчылар махсус призлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International