Безнең егетләр һәм кызлар Татарстан Республикасы гомумбелем уку йортлары арасында үткәрелгән “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының зона ярышларында катнашты.
Чистай шәһәренең “Лидер” универсаль спорт комплексында үткән турнирларда 10 район командасы: Әлки, Алексеевск, Спас, Балык Бистәсе, Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Түбән Кама, Чистай спортчылары катнашты. Баштагы этапта алар барысы да өч группага бүленде, аннары алар арасында иң яхшы дүрт төркем ярымфиналда очрашты. Ярымфиналда беренче урын алган командага регион финалына юллама бирелде.
Алдагы этапны безнең егетләр һәм кызлар бик уңышлы үтеп, үз группаларында беренче урыннарны алдылар: егетләр – Лаеш һәм Яңа Чишмә районы, кызлар шул ук район һәм Нурлат кызларын җиңде. Ни кызганыч, башка уеннарда аларга уңыш елмаймады. Ярымфиналда тренер Юрий Кузнецов шәкертләре Түбән Кама командасына оттырды, ә Валерий Наумов командасын Аксубай баскетболчы кызлары җиңде.
Өченче урын өчен уенда безнең егетләр Чистайдан килгән яшьтәшләрен җиңде, ә кызлар Нурлат командасына оттырды. Безнең уенчылардан Андрей Парфенов һәм Данила Шинкарев, Олеся Кузьмина, Валерия Кирюшина һәм Анна Прохорова аеруча оста уйнады.