Татарстанлылар күчемсез милек хокукларын электрон рәвештә терки ала

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

2015 елның июнь аеннан Росреестр порталында (rosreestr.ru) “Электронная регистрация прав” хезмәте барлыкка килде.

Милек хокукларын дәүләт теркәвенә документларны электрон рәвештә тапшыру өчен Росреестрның беренче битеннән “Физическим лицам”, “Юридическим лицам” яки “Специалистам” бүлегенә күчәргә, аннары “Зарегистрировать права на недвижимость” бүлегендә “Подать заявление на государственную регистрацию прав” хезмәтен сайларга кирәк.

Электрон рәвештә теркәүгә тапшырылган документларда көчәйтелгән квалификацияле электрон имза (УКЭП) булуы зарур. Бу имзаны алу өчен теләсә нинди раслаучы үзәккә мөрәжәгать итәргә кирәк, аларның исемлеген дә Росреестр порталыннан табарга була. Мәсәлән, гражданин күчемсез милекне бер тапкыр гына теркәгән очракта бу шактый уңайсыз. Бу очракта нотариуска мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай итеп, кеше үз вакытына шактый экономия ясый ала: кабул итү офисларына мөрәҗәгать иткән очрак-та дәүләт теркәвен үткәрүнең максималь срогы 10 көн тәшкил итә, ә нотариус гаризаны Росреестрның рәсми порталы аша җибәреп, моны бер көндә эшли.

Гражданинның приватизация килешүе булган очракта, килешүне алгач ук, җирле үзидарә органы вәкилләренә мөрәҗәгать итү әйбәтрәк булыр. Мондый теркәүнең срогы бары тик 5 көн генә тәшкил итә. Әгәр кеше кабул итү офисына үзе мөрәҗәгать итсә, теркәү өчен 10 көн кирәк булачак.

Ике очракта да хокукларны электрон рәвештә теркәү өчен ЕГРПдан выписка бирелә. Милек хокукы турында таныклыкны алу өчен гариза бирүчеләр кабул итү офисларына мөрәҗәгать итмәсә дә була Иң актуаль мәгълүмат электрон рәвештә бирелгән выпискада  бар.

Милек хокукларын электрон рәвештә теркәүнең өстенлекләре һичшиксез: беренчедән, бу хезмәттән өйдән яки эш урыныннан чыкмыйча да файдаланырга була, икенчедән, бу финанс яктан да отышлырак. Чөнки гражданин документларны теркәүгә электрон рәвештә тапшырган очракта дәүләт пошлинасын түләү өчен 0,7 коэффициенты кулланыла, икенче төрле әйткәндә, чыгымнар 30 процентка кими.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International