Яңа – 2016 елга һәм Раштуа бәйрәмнәренә санаулы гына көннәр калды.
Район башлыгы Камил Нугаев район халкын шатланып көтеп алган әлеге бәйрәмнәр белән җылы котлады.
Быел тормышыбыз истәлекле вакыйгаларга бай булды. Шуларның берсе – халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 70 еллыгы аерым урын алып тора, диелә котлауда. Бөтен илебездә, шул исәптән, безнең шәһәр урамнарыннан үткән “Үлемсез полк” сафларын дулкынланмыйча карау мөмкин түгел иде. Яшьләр илгә Җиңү китергән бабаларының портретларын горур тотып үттеләр. Без әнә шулай үз тарихыбызны кадерләп саклыйбыз, халык батырлыгы гасырлар буе яшәр, дип ышанып әйтә алабыз.
Үтеп баручы ел башка вакыйгалар белән дә истә калды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев яңа кунакханә комплексының беренче ташын салуда, заманча йөзү бассейнын ачуда, “Изге Болгар җыены” бәйрәмендә, тарихи реконструкция фестивалендә катнаштылар. Быел яңа юллар, торак йортлар, фельдшер- акушер пунктлары, клублар, полиция участковыйлары вәкилләре өчен йортлар төзелде. Без авыл хуҗалыгы тармагында да шактый уңышларга ирештек. Болар барысы да республикабызның тотрыклы үсүе, социаль программаларның уңышлы эшләве нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Үтеп баручы елда борчылырлык вакыйгалар да булды, диелә котлауда. Беренче чиратта бу Сириядәге һәм Украинада бара торган хәлләр һәм халыкара террорчылыкның активлашуы белән аңлатыла. Киләчәктә болар хәл ителер, дип ышанабыз, ә без җәмгыятьтә тынычлык һәм тотрыклылык урнашсын өчен барысын да эшләргә әзер.
Православие динендәге бөтен кешеләрне якынлашып килүче Раштуа бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Без республикабызда ике дингә кагылган бәйрәмнәрне аерып карамыйбыз: элек-электән бигрәк тә безнең тарихи Болгар җирендә кешеләр аны бергәләп бәйрәм иткәннәр. Раштуа һәм Корбан бәйрәмнәрендә халык бер-берсенә кунакка йөри. Бу киләчәктә дә шулай булыр, дип ышанасы килә. Кешеләр күршеләренең гадәт-йолаларын, традицияләрен хөрмәт итеп, аңлап яшәсәләр генә җирдә тынычлык һәм иминлек булыр. Шулай булганда гына тормышта зур уңышларга ирешә алырбыз һәм районыбыз киләчәктә тагын да алга китәр, дип ышанабыз.
Район башлыгы бәйрәм белән ихластан котлап, район халкына нык сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, тынычлык, барлык эшләрдә уңышлар теләде.