Снегоходны кагыйдә буенча йөртергә кирәк

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе
Дәүләт техника күзәтчелеге органнары тарафыннан уздырылучы тикшерүләр барышында мототранспорт чаралары белән идарә итү кагыйдәләрен бозу очраклары ачыклана. Тиешле тәртиптә теркәлмәгән, техник карау узмаган, тиешле документлары булмаган транспорт белән идарә итүчеләр дә юк түгел. Бу исә шактый күңелсез нәтиҗәләргә китерергә, кеше гомеренә куркыныч тудырырга мөмкин.
 
Бу юнәлештә районда хәлләрнең торышы, иминлекне саклау турында бүлек җитәкчесе – Дәүләт техника күзәтчелегенең шәһәр һәм район буенча баш дәүләт инспекторы Николай Яганов сөйли:
 
– Снегоходлар, мотовездеход һәм шуңа охшаш башка техника саны елдан–ел арта бара. Димәк, алардан файдалануга контрольне дә көчәйтергә кирәк. Районда безнең бүлек тарафыннан 110 берәмлек инде теркәлде, шуның кадәр берәмлек әле тиешенчә исәпкә алынмаган. Бары тик 47 кеше генә үз машинасын техник карауга тәкъдим итте. Дөрес, соңгы араларда моңа игътибар бераз артты. Әйтик, сентябрь аеннан башлап кына да 20 дән артык кеше үз техникасын рәсмиләштерде.
 
Профилактика максатыннан, Татарстан Республикасының үзйөрешле һәм башка төр техниканың техник төзеклеген күзәтү идарәсе 7 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр “Снегоход –2015” кисәтү операциясе үткәрә. Тикшерү эшләре уздырганда машина (агрегатларның) теркәү мәгълүматларына тәңгәл килүенә, машиналарны теркәү кагыйдәләренең үтәлешенә, техник карауның вакытында үткәрелүенә, йөртүченең әлеге төр техника белән идарә итү хокукы бирүче категорияле тракторчы–машинист таныклыгы барлыгына аерым игътибар биреләчәк. Операция рейдлар рәвешендә ЮХИДИ, МЧС, кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, аучылык хезмәте вәкилләре белән берлектә уздырыла. Законнарны бозу очраклары ачыкланганда, гаеплеләргә карата тиешле чаралар күреләчәк. Мәсәлән, теркәлмәгән машина хуҗасына 1500 сумнан 2000 сумга кадәр штраф салына. Транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаучылар өчен 15 мең сумга кадәр штраф каралган.
 
Зур суммада штраф түлисегез килмәсә, югарыда телгә алып үткән мототранспорт чаралары хуҗалары тиешле документларны алдан ук әзерләп куярга киңәш итә. Безнең бүлек теркәү процедурасын җиңеләйтү өчен ярдәм итәргә тырыша.Теркәү өчен  машинаның 1996 елга кадәр сатып алу яки аның белән идарә итүне раслаучы документлары булмаса, аларны Спас район судына мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин. Машинаның эзләүдә булмавы турындагы белешмәне без бүлекнең республикадагы базасында булган мәгъүматларга нигезләнеп бирәбез. Сентябрь аенда мондый мөмкинлектән 7 кеше файдаланды.
 
Карда йөрүче мототранспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы алу өчен А категорияле (мотоцикл) таныклык алып килү дә җитә. Катергорияне 2000 елның 1 гыйнварына кадәр алучыларга йөртүче карточкасы (карточка водителя) дә җитә. Таныклыгы булмаган кешеләр шәһәребездәге тармак технологияләре техникумындагы төркемдә укый ала. Әле күптән түгел генә 15 кешедән торган беренче төркем курсларда укуларны тәмамлады, хәзер киләсе төркемгә кешеләр җыялар. Без шулай ук еллык техник карау узу процедурасын да җиңеләйтергә тырышабыз. Шәһәрдә яшәүчеләр бу мөмкинлектән атна саен (чәршәмбе көннәрендә) файдалана ала. Ә менә авыл кешеләре өчен махсус график төзелгән, шуның нигезендә техник карау авылларда түбәндәге көннәрдә үткәреләчәк: 3 февраль – Приволжск поселогы, 5 – Өчкүлдә һәм Полянкада, 8 – Красная Слобода, Никольск һәм Кимда, 10 февраль – Әҗмәрдә һәм Кураловода.
 
Мөмкинлектән файдаланып, транспорт хуҗалары трактор һәм башка үзйзрешле машиналарны да техник карауга күрсәтә алалар. Бер караганда, снегоход белән идарә итүнең кыенлыгы да юк кебек. Әмма кечкенә булсалар да, мондый машиналар да кеше гомере өчен зур куркыныч тудыра. Шуңа күрә снегоход белән идарә иткәндә сак булыгыз, кагыйдәләрне төгәл үтәгез.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International