– Чыннан да, ел башында шәһәрне төзекләндерү буенча күп проблемалар үзара салым акчасы исәбенә хәл ителер дип уйлаган идек. Ни кызганыч, бу алай булып чыкмады.
Якынча исәпләүләр буенча, безнең казна үзара салым акчасыннан 2,2 миллион сумга баерга тиеш иде. Бу очракта без республикадан 8,6 миллион сум ( җыелган 1 сум акчага 4 сум субсидия бирелергә тиеш иде) акча алган булыр идек. Ләкин без үзебездән җыела торган акчаның 22 процентын гына туплый алдык.
Икенче төрле әйткәндә, Болгар шәһәре кешеләренең күбесе бу эштә катнашмады. Җыелган 483 мең сум үзара салым һәм 1,9 миллион субсидия акчасы Камский (1,5 миллион сум) һәм Киров урамнарына (1325 мең сум) вак таш җәяргә китте. Калган акча татар зиратына койма тотарга бирелә.
Үзара салым җыю әле генә чыккан закон түгел. Авылларда ул күптәннән эшләп килде. Күп булмаса да, халык шул акчага чишмә-коеларны, күпер-басмаларны карап торган, башка кичектергесез эшләр башкарган. Иң кыен елларда да үзара салым тукталмаган. Хәзер без бөтенләй башка чорда яшибез һәм бу безнең көчтән килә торган эш.
Бу юлы шәһәр халкы әлеге эшкә җаваплырак карар һәм үзара салым акчасын җыю яхшырак барыр дип ышанам, чөнки без барыбыз да үзебез яшәгән җиребезнең чиста, төзек, матур булуын тели, ә боларны башкару өчен акча кирәк.