Бу көн гомергә истә калыр

2015 елның 22 декабре, сишәмбе
Үткән дүшәмбе көнне шәһәребездә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен  махсус программа буенча төзелгән заманча ике йортны хуҗаларына тапшыру тантанасы булды.
 
Бөтен каралты-куралары белән җиткерелгән бу матур йортлар  ТР Президенты  каршындагы дәүләт торак фонды проекты буенча кыска гына вакыт эчендә “Сувар Б” подряд оешмасы тарафыннан  төзелде. Йортларга ут, су, җылылык  кертелгән.
 
Йорт хуҗаларын котларга бу көнне кеше шактый җыелган иде. Тантаналы чарада чыгыш ясаган район башлыгы Камил Нугаев һәм подряд оешмасы җитәкчесе Арутюн Багдасарян аларга нык сәламәтлек, иминлек, бәхет  һәм Яңа ел алдыннан тапшырылган бу бүләкне кадерләп саклауларын теләделәр.
– Йортыгызда һәрвакыт иминлек, тынычлык булсын, – диде район башлыгы,– сезгә мул тормыш, бәхет телим, бу шатлыклы көн гомергә истә калсын...
 
Бу Яңа ел алды бәйрәменә кунакка Кыш Бабай белән Кар Кызы да килгән иде. Алар хуҗаларны яңа йортка күчүләре белән, ә кунакларны Яңа ел белән җылы котладылар һәм йорт хуҗалары – Гөлеш авылыннан Александр Коровушкинга, Иске Рәҗәп авылыннан Айгөл Исмәгыйловага яңа йорт ачкычлары тапшырдылар.
 
Кыш Бабай һәм Кары Кызы  бәйрәмдә катнашкан иң кечкенә кунакны да бүләксез калдырмады.
 
Яшь хуҗаларның дулкынлануы әллә каян күренеп тора, алар  үзләренә шундый зур бүләк ясаулары өчен республика һәм район җитәкчеләренә, төзүчеләргә зур рәхмәт әйттеләр. Аннары карап чыгарга өйләренә чакырдылар.
 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International