Халык алдында район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, район прокуроры урынбасары Фаил Гайсин чыгыш ясады. Алар районда террорчылыкка каршы тору буенча кабул ителгән чаралар, кайбер мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә үткәрелгән тикшерүләрдә ачыкланган кимчелекләргә һәм башка мөһим мәсьәләләргә тукталып үттеләр.
Бүлек җитәкчесе урынбасары – полиция начальнигы Николай Усов та үзенең чыгышында шушы теманы дәвам итте. Ул Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре үткәргән контроль тикшерүләр, ачыкланган кимчелекләр турында сөйләде. Мәсәлән, кайбер учреждениеләргә кергәндә кулдагы сумкага игътибар итүче дә булмаган. Ә бит бу хаклы рәвештә шик уятырга тиеш. Бу яктан универсаль “Олимп” спорт залы гына уңай яктан билгеләп үтелде, монда сак хезмәте үз бурычын үтәгән. Әлеге тикшерүләрдән һәркем үзе өчен тиешле нәтиҗә ясарга тиеш.
Спас районы буенча янгыннан коткару гарнизоны җитәкчесе Владимир Савельев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин террорчылыктан саклану чараларын үтәү буенча үз оешмаларының эше белән таныштырып үтте.
Комиссия утырышы эшенә район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады.