Җир закон таләпләрен бозуны бетерү буенча барлык авыл җирлекләренә дә күрсәтмә бирелде. Сәбәп нәрсәдә? Федераль Закон нигезендә, агымдагы елның 1 мартыннан авыл җирлекләре муниципаль милектәге җир участокларын дәүләт власте органы яки җирле үзидарә органы чыгарган карар нигезендә генә бирә ала. Әмма җирлек башкарма комитетлары гражданнарга һәм юридик затларга җир участокларын бирү буенча норматив хокукый актлар кабул итмәгән. Ә бит барысы да законга нигезләнеп башкарылырга тиеш иде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2010 елның 26 февралендә кабул иткән “Норматив хокукый актлар һәм норматив хокукый акт проектларына коррупциягә каршы экспертиза” турындагы 96нчы карары нигезендә, административ процедураларның күрелмәве яки өлешчә генә күрелүе, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары тарафыннан моңа карата тиешле гамәлләрнең күрелмәве коррупция фактларының берсе булып санала.
Бу закон бозуларга җирле үзидарә секретарьларының үз вазифаларына тиешенчә карамаулары нәтиҗәсендә юл куелган. Аларга кисәтү рәвешендә административ җәза бирелде. Хәзер алар тиешле норматив актларны закон таләпләренә туры килерлек итеп әзерлиләр.
Шулай ук район прокуратурасы авыл җирлекләре эшчәнлегендә “Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүматлар белән танышуны тәэмин итү турында”гы Федераль Законның бозылу фактлары да ачыкланды. Прокуратура хезмәткәрләре район сайтында дәүләт органнары һәм җирле үзидарәләрнең эшчәнлеге турында мәгълүматларның тулысынча урнаштырылу–урнаштырылмавын тикшерде. Нәтиҗәдә райондагы 16 җирлекнең Интернет мәгълүмат–телекоммуникацияләр челтәрендәге рәсми сайтында үз башкарма комитетларында кабул ителгән рәсми документларны бөтенләй дә урнаштырмаулары билгеле булды. Моны да коррупциянең үзенә күрә бер билгесе дип атарга була. “Коррупциягә каршы тору турында”гы Федераль Закон нигезендә, дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге ачык һәм закон таләпләренә туры килерлек булырга тиеш.