2нче мәктәпнең тугызынчы класс укучылары класстан тыш чарада коррупциягә каршы көрәшү юллары турында сөйләштеләр.
Укучылар өч командага бүленеп, бу темага презентация ясадылар, ребуслар чишүдә, викториналарда катнаштылар. Чарада мәктәп кунагы – прокурор ярдәмчесе Евгений Шувалов белән әңгәмә дә булды. Ул укучыларга үз практикасында булган мисаллар китерде. Аннары чарада актив катнашкан командаларга грамоталар тапшырды.
Фото: http://gov.cap.ru/SiteMap.aspx?gov_id=81&id=174615