Шулай итеп, 2015 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасының региональ адреслы программасына 31 йорт кертелде. Алардагы 127 фатирда 274 кеше яши. 67 фатирда яшәүчеләр белән сатып алу килешүләре төзелде, тагын 8 килешү төзелеп бетәргә тиеш, 20 фатир муниципаль милекнеке булып санала, 32 фатирда яшәүчеләр программада катнашудан баш тарталар. Алар белән күчерү ысулларын билгеләү буенча тиешле эш алып барыла, әмма уртак тел табып булмый әле.
Бу очракта мәсьәләне гамәлдәге закон нигезендә хәл итәргә туры киләчәк. Куела торган таләпләрне һәркем үтәргә тиеш. Алар нидән гыйбарәт?
Агымдагы елның май- июнь айларында әлеге милекчеләргә авария хәлендәге торакны үзләренә сүтү һәм ремонтлау кирәклеге турында хәбәр ителде. 6 айдан соң (срогы шушы елның декабрендә тәмамлана) Болгар шәһәре башкарма комитеты барлык җир участоклары һәм барча торак биналарны тартып алу турында карар чыгарачак. Өч айдан соң, ягъни 2016 елның февраль-март айларында судка дәгъва тапшырыла. Милекчегә шәһәр башкарма комитеты карары белән (кул куеп алырга яки заказлы хат белән килә) җир һәм торакны тартып алу турында уведомление, торакны сатып алу килешүе проекты җибәрелә. Суд исә торакны республиканың махсус бәйсез оешмасы экспертиза уздырып билгеләгән суммага тартып алу турында карар чыгарырга мөмкин.
Бүген авария хәлендәге торакның бер квадрат метры 11022 сум тәшкил итә. Бүген бездә мондый акча бар, без аны түли алабыз. Суд узып бәйсез экспертиза үткәрелгәннән соң, бәя башка төрле булачак. Экспертиза бәяне торакның күпме торуыннан чыгып куя, бу исә квадрат метры 7 яки 5 мең сум да булырга мөмкин. Ягъни, төгәл бәя куелачак. Бу уңайдан шуны әйтергә телим, йортларда яшәүчеләр шактый күп сумманы югалтачак.