Беренче урынны алдылар

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Безнең кадетлар командасы  республика кадет мәктәп-интернатлары слетында беренче урынны алды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чара Түбән Каманың “Патриот” яшьләр үзәгендә үтте, ул шәһәр һәм авыл уку йортлары укучыларын берләштерде.

Слет кысаларында укучылар автоматны сүтеп җыю, пневматик  мылтыктан ату, сафта йөрү осталыкларын күрсәттеләр. Мини-футбол, пейнтбол һәм йөгерү буенча ярышлар  бик җанлы үтте. Нәтиҗәдә шактый күрсәткечләр буенча безнең егетләр гомуми команда зачетында барысыннан да күбрәк очко җыеп, алга чыктылар.

Кадетлар кубок, медальләр һәм акчалата бүләккә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International