Энциклопедиягә язылырга була

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

“Болгар шәһәре һәм Спас районы энциклопедиясе” өстәмәләр һәм үзгәртүләр кертеп яңадан языла. Әлеге китапка язылу бәясен билгеләү буенча эш төркеменең  киңәшмәсе булды.

Хәзерге вакытта яңа басма өчен материаллар эзләү эше бара, ләкин акча җитмәгәнлектән, район халкы арасында язылу игълан итәргә карар бирелде. Бер китапның якынча бәясе 1500 сум тәшкил итә.

Гражданнар һәм иганәчеләрдән акчаны “АК БАРС Банк” җәмгыятендәге “Социальное благополучие Спасского района” хәйрия счетына күчерергә кирәк (“на издание II энциклопедии” дигән билге белән).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International