Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Кеше гомере хакына
2015 елның 13 ноябре, җомга
Игелек кыл да суга сал, халык белмәсә, балык белер, дигән борынгылар. Әлеге сүзләргә тирән мәгънә салынган. Арабызда берәүнең әмере белән түгел, ә йөрәк кушуы буенча саваплы гамәлләр кылырга әзер торган кешеләрнең булуына сөенеп куясың. Аларны бу адымга нинди уй-хисләр этәргән? Алар урынында булсаң, син дә башкаларга ярдәм кулы суза алыр идеңме?
Әле шушы көннәрдә генә Куралово авылында яшәүче һәм “Челтәр компаниясе” җәмгыятенең Чистай бүлегенә керүче Спас районы электр челтәрләре участогы мастеры Михаил Геннадьевич Володин исеменә гадәти булмаган Рәхмәт хаты килгән. Хатка Федераль медик–биология агентлыгының Кировтагы гематология һәм кан салу фәнни–тикшеренү институты директоры кул куйган.
Хатның эчтәлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
“Чын кешегә хас булган игелекле гамәлегез өчен Сезгә тирән рәхмәтемне белдерәм. «Донор» латинчадан тәрҗемә иткәндә “бүләк итәм” сүзен аңлата. Җирдә кеше гомереннән дә кадерлерәк берни юк, нәкъ менә сез ерактагы таныш булмаган кешегә чын мәгънәсендә тормыш бүләк иттегез.
Сез кылган игелекле гомәл, олы җанлы булуыгыз, башкалар хәлен чын йөрәктән аңлый белүегез аркасында дөньяда тагын бер кешенең гомере саклап калынды!
Донорлыкны үстерү, кеше гомерен саклап калу буенча уртак тырышлыгыбыз туачак көннәребезне тагын да яктырак һәм ямьлерәк итәр, шатлык һәм мәхәббәт хисләре белән баетыр!
Сезгә тирән рәхмәтебезне белдерәбез!
Сезгә, кадерле дустыбыз, эшегездә уңышлар, актив тормыш позициясе белән яшәп яңа саваплы гамәлләр кылуыгызны телибез, исән-сау, бәхетле булыгыз!”
Бу юллар кыен хәлдә калган кешегә ярдәм кулын сузучыга ихластан рәхмәт белдерү теләге белән сугарып язылган. Унбиш яшьлек кызны куркыныч үлем тырнагыннан йолып калу өчен башка кешенең сөяк җелеген күчереп утырту таләп ителгән. Туганнарына мөрәҗәгать итеп караганнар, әмма аларның геннары туры килмәгән. Ә менә Михаил Геннадьевичның җелеге барлык таләпләргә дә җавап биргән. Бу бик сирәк очрый торган хәл, әле бөтен кеше дә донор булырга ризалашмый да.
Монда бераз аңлатма бирергә кирәк. Заманында Михаил Геннадьевич Казанда укыган һәм яшәгән, даими рәвештә кан һәм плазма тапшырган. Төзелгән килешү нигезендә бөтен мәгълүматлар, әлбәттә инде аның ризалыгы белән, махсус базага кертелгән. Шуннан соң якынча биш ел вакыт узган, ул инде үзе дә бу хакта оныткан булган. Шушы җәйдә, көннәрнең берсендә, өендә телефон шалтырап, гадәти тормыш рәвешенә шактый үзгәрешләр керткән. Әлбәттә инде, күп уйлаган ул, икеләнеп калган чаклары да булган. Нинди адымга барасын ул алдан күзаллаган. Якыннары, хатыны Ирина һәм балалары белән дә киңәшкән. Ахыр чиктә, авыру кызны коткарасы килү теләге көчлерәк булып чыккан. Ул берсүзсез ризалашкан.
– Мин баш тарта алмадым, – ди Михаил Геннадьевич, – чөнки кызны бары тик мин генә коткарып кала алачагымны яхшы аңладым...
Октябрь аенда җелек тукымасын алу буенча катлаулы процедураны үткән. Һәм әйтергә кирәк, моның өчен бер дә үкенми. Мөмкин булса, тагын башкаларга да ярдәм итәргә әзер булуын яшерми. Әмма тукыманы бары тик бер тапкыр гына алалар икән. Башка рөхсәт ителми. Бәлки Михаил Геннадьевич әлеге кызның әти-әниләреннән акча алу максаты белән әлеге адымны ясарга мәҗбүр булгандыр, дип әйтүчеләр дә табылыр. Юк, процедура бушлай уздырылган. Кызның тереләчәгенә Михаил Геннадьевич та өметен өзми.
...Монда артык сүзләр кирәк түгел. Таныш булмаган кызның гомерен коткару өчен үз гомерен куркыныч астына куеп шундый гамәл кылган Михаил Геннадьевичка иң изге теләкләрне юллыйсы килә. Яхшылыгың үзеңә дә меңе белән кире кайтсын!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз