Һәлак булган очучылар истәлегенә

2015 елның 13 ноябре, җомга
Бөек Ватан сугышы елларында Кузнечиха тирәсеннән очканда һәлакәткә очрап гомерләре өзелгән хәрби очучыларны җирле мәктәп укучылары онытмыйлар. 9 ноябрьдә, мәсәлән, аларның каберләрендә булдылар.

Педагог Светлана Потапова һәм Болгар музей-тыюлыгының “Сувар” филиалы җитәкчесе Нинель Садриева белән берлектә, укучылар кабер тирәләрен чистартып, һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар. Бу батырлар турында безнең газетада моңа кадәр дә язмалар басылып чыкты. Ике очучы кырык беренче елның кышында Куйбышев (хәзер Самара) шәһәреннән Казанга хәрби самолет алып кайтканда Кузнечиха авылы янында көчле буранга эләгәләр һәм җиргә төшеп шартлыйлар. Аларның исемнәрен ачыклауда мәктәп укучылары зур көч куялар һәм соңыннан очучыларның гаиләләрен дә эзләп табалар. Укучылар Сергей Муравьев белән Константин Пряничниковның каберен карап, чистартып торалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International