Конкурста сынатмадылар

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Санаторий интернат-мәктәп тәрбиячесе Юлия Филиппова “Россия сәламәтлек укытучысы-2015” алтынчы Бөтенроссия конкурсының республика этабында лауреат исемен алды. Ә “Оригиналь идея өчен” номинациясендә 1нче мәктәпнең химия укытучысы Ирина Котельникова җиңеп чыкты.

Республика дәрәҗәсендә конкурста 47 педагог катнашканлыктан, җиңүгә ирешү җиңел булмады. Шулай да безнең конкурсантлар сынатмадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International