Җиңү белән кайттылар

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе
Ким урта мәктәбе укучылары Мария Амосова, Вероника Филиппова һәм Вәсилә Мифтахова республика фән фестиваленнән җиңү белән кайттылар.
 
Форум “Киләчәк” программасын гамәлгә кертү кысаларында, Яшел Үзәннең сәләтле балалар өчен лицей-интернат базасында үтте. Безнең кызлар гуманитар фәннәр секциясендә “Татар халкы һәм Идел буеның тарихы һәм культурасы” номинациясендә “Суар дигән борынгы шәһәр” проектын тәкъдим иттеләр. Алар шулай ук төрле мастер-классларда, тренингларда, экскурсияләрдә катнаштылар, лекцияләр тыңладылар. Укучыларның җиңүендә аларны әзерләү эшендә зур тырышлык куйган Болгар музей-филиалының “Суар” бүлеге мөдире, Россиянең туган якны өйрәнүчеләр берлеге әгъзасы Нинель Садриеваның өлеше бәяләп бетергесез зур. Ул үзе фестивальдә лекция белән чыгыш ясап, музей-тыюлыкның Кузнечиха филиалы эшчәнлеге белән таныштырып үтте. 
Җиңүләре өчен кызларга диплом һәм 10000 сум акчалата премия тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International