Үткәннәр онытылмый

2015 елның 30 октябре, җомга
Кузнечиха урта мәктәбендә тарих атналыгы үтте.

Укытучы Светлана Потапова әзерләгән дәрес кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Туган ягыңны бел һәм ярат” класс сәгате белән башланды. Атналык барышында “Тарихны ни өчен белергә кирәк” темасына сораштыру, “Мин – тарихчы!” интеллектуаль уены, 7нче класслар өчен “Урта гасырлар авылы” дигән ачык дәрес үткәрелде, “Минем Кузнечихам” стенды әзерләнде. Укытучыларга исә “Мәктәптә тарих буенча мин куйган билге” темасына эш тәкъдим ителде.
–Мәктәптә тарих атнасы мавыктыргыч һәм эчтәлекле үтте, анда укучылар актив катнашты, – ди 8 класс укучысы Роман Ловчев. – Һәр укучы тарихны яхшы белергә тиеш...
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International