Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
“Авылда тәртип булса – табыныбыз да мул булыр”
2015 елның 30 октябре, җомга
Россиядә бер елдан соң әнә шундый лозунг белән чираттагы авыл хуҗалыгы исәбен алу уздырылачак. Сан алу турында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр ниләр белергә тиеш? Хәбәрчебезнең әлеге соравына Дәүләт статистика бүлеге белгеч–эксперты Валентина Сейчасова җавап бирә:
– Шактый зур әһәмияткә ия булган әлеге чара кайчан үткәреләчәк?
– Хөкүмәтебез карары нигезендә, Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр, илнең ерак территорияләрендә һәм барып җитәргә кыен булган урыннарда бераз соңрак: 15 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр үткәреләчәк. Шунысын әйтергә кирәк, бу чараны 2014 елда үткәрүне планлаштырганнар иде. Хөкүмәт аны ике елга алгарак күчерде. Соңгы тапкыр авыл хуҗалыгы исәбен 2006 елда алдылар.
– Бу чара нинди максатны күздә тотып үткәрелә?
– Авыл хуҗалыгы, аның бүгенге хәле турында төгәл мәгълүматлар кирәк. Тармакны үстерү өчен иң әүвәл дөрес фараз төзергә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә финанс ярдәме күрсәтү программасы булдырырга һәм акчаны кайда күбрәк кирәк, шунда бирү өчен аграр потенциалны барларга кирәк. 2016 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алу нәтиҗәсе илнең азык–төлек иминлеге белән идарә итәргә ярдәм итәчәк. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы исәбен алу әле тагын халыкара әһәмияткә дә ия. Моны да истән чыгарырга ярамый.
– Анкетага нинди сораулар кертеләчәк, кемнәрнең һәм нәрсәнең санын алачаклар?
– Авыл хуҗалыгы исәбен алу 31,4 мең аграр оешмага, 29,6 мең кече предприятиегә, 55 мең эшмәкәргә, 167,6 мең фермер хуҗалыгына, 20 миллионга якын шәхси ярдәмче хуҗалыкка, шулай ук 80 мең дача, бакчачылык берләшмәләренә (аларга барысы 13,8 миллион шәхси җир участоклары керә) кагылачак.
2006 елдагы белән чагыштырганда, яңа авыл хуҗалыгы исәбен алу программасы үзгәртелгән, аңа яңа темалар кертелгән. Аларга, мәсәлән, хуҗалыкны яңа заманча ысуллар белән алып бару (үсемлекләрне авыру һәм корткычлардан биологик ысул белән саклау, тамчылап сугару, терлек асраучы хуҗалыкларда тиресне чыгару системасы, биоягулык ярдәмендә эшләтелүче энергия системалары һ.б.) керә. Хуҗалыкларга җир, авыл хуҗалыгы техникасы, төрле кирәк–яраклар, мал–туар сатып алу өчен бирелгән максатчан кредитларның ничек файдаланылуы, федераль һәм төбәкләрдәге бюджеттан дотация яки субсидияләрнең алыну–алынмавы турында да анкетада сораулар булачак.
Исемлектә гомуми мәйдан, җирләрнең структурасы, алардан ничек файдаланылуы, сугару, кешеләрнең авыл хуҗалыгында күпме эшләве, авыл хуҗалыгы культуралары һәм җиләк–җимеш бакчаларының чәчү мәйданнары (биологик төрләр буенча), мал–туар һәм кош–кортның баш саны, җитештерүнең товарлылыгы кебек моңа кадәр бирелгән сораулар да калдырылган.
– Алынган мәгълүматлар сер итеп сакланачакмы?
– Закон нигезендә, рәсми статистик мәгълүмат органнарының кулланучыларга статистик мәгълүматларны бирергә бернинди хокукы да юк. Бу мәгълүматлар белән таныша алучыларның саны чикләнгән. Мәгълүматлар рәсми статистика булдыру өчен файдаланылачак. Шунысын да әйтергә кирәк, федераль хакимият органнары Росстаттан үзләренә тиешле мәгълүматларны берничек тә таләп итә алмый. Моңа кадәр Росстатка Эчке эшләр министрлыгы, прокуратура һәм тикшерү органнарыннан мәгълүмат сорап мөрәҗәгатьләр алынган булган. Эш судка барып җиткән очракта да, Росстат аларга бернинди дә мәгълүматлар тапшырмаган.
– Авыл хуҗалыгы исәбен алуның нәтиҗәләре кайчан билгеле булачак?
– Беренче нәтиҗәләр 2016 ел азагында ясалырга тиеш. Тулы мәгълүматлар 2017 елда билгеле булачак. Ә инде муниципаль берәмлекләр һәм Федерация субъектлары буенча мәгълүматлар соңрак, 2018 елда җиткереләчәк.
– Әлбәттә инде, газета укучыларны авыл хуҗалыгы исәбен алуда кемнәрнең катнашачагы һәм нинди яңа технологияләр кулланылачагы да кызыксындыра.
– Мәгълүматларны 80 меңнән артык кеше җыярга тиеш, шуның 62 меңе – фәкать исәп алучылар гына. 2006 елда исәп алуда вакытлыча катнашучы хезмәткәрләр саны 200 меңгә җитте. Аларның санын киметергә планшетлы компьютерлар ярдәм итте.
Исәп алучылар анкеталарны (GPS) планшетлар ярдәмендә тутырачак. Шулай итеп, мәгълүматларны эшкәртү вакыты кыскара, анкеталаштыруның вакыты һәм урыны турында мәгълүматлар да төгәл булачак. Авыл хуҗалыгы предпориятиеләре, фермерлар, эшмәкәрләрдән мәгълүматларны электрон ровештә, Росстатның веб–җыю системасы яки махсус элемтә операторлары ярдәмендә җыячаклар.
Кайбер төбәкләрдә (Башкортостан, Ростов, Иркутск өлкәләрендә) мәгълүмат туплауның планшет технологиясен инде сынап карадылар һәм кәгазьдәге мәгълүматларга караганда күпкә өстенрәк булуын ачыкладылар. Ни дисәң дә, электроника форманы тутыргандагы хаталарны тиз “күреп” ала, анкетадагы сорауларны да төшереп калдыра алмыйсың, навигация системасы да бик гади, кирәкле мәгълүматны эзләп табуның да кыенлыгы юк. Иң мөһиме – 2016 елда авыл хуҗалыгы исәбен алу барышында тупланган бөтен мәгълүматлар да сер итеп сакланачак. Аларны “ватып” һәм рөхсәтсез юл белән алып булмый.
– Бу чараны уздыру өчен дәүләтнең күпме акча тотачагы да билгелеме?
– 2016 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алу 13 миллиард сумга төшәчәк. 11 миллиард сум акча федераль дәрәҗәдә сарыф ителәчәк, 2 миллиардны төбәкләргә биналарны арендага алу, элемтә чаралары һәм автомобильләрдән файдаланган өчен бирәчәкләр. Дәүләт акчасы мәгълүматларны җыеп һәм тулысынча эшкәртеп бетергәнче, ягъни 2016 елдан 2018 елга кадәр исәпләп бирелгән.
– Соңгы сорау. 2016 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алуга әнә шундый төп лозунг сайлануын ничек аңлатыр идегез?
– “Авылда тәртип булса – табыныбыз да мул булыр” сүзләре вакыйганың төп идеясен тулысынча чагылдыра кебек: дәүләт икътисадының тотрыклылыгы илебездә авыл хуҗалыгының ничек үсүенә бәйле. Кемнең кайда һәм ничек яшәвен, җирдә ничек эшләвен һәм аграр потенциалны төгәл белми торып, икътисадны үстереп булмый.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Консультация-2026 елның 14 апрелендә 12 сәгатьтән 15 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 14 апрелендә 12 сәгатьтән 15 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
13
апрель, 2026 ел
Болгарның 1 нче урта мәктәбе базасында «Ел укучысы-2026» муниципаль конкурсы узды
Болгарның 1 нче урта мәктәбе базасында «Ел укучысы-2026» муниципаль конкурсы узды
Куркынычсызлык беренче урында
Куркынычсызлык беренче урында
"Торак-2026 " янгын-профилактика операциясе кысаларында
"Торак-2026 " янгын-профилактика операциясе кысаларында
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз