Китапханә проекты – җиңүчеләр арасында

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе
Үзәк китапханәнең “Балачак территориясе” проекты Бөтенроссия “Кечкенә шәһәрләр һәм авылларның мәдәни мозаикасы” конкурсында җиңүчеләр исемлегенә керде.

Конкурсны Россия мәдәният министрлыгы булышлыгы белән Елена һәм Геннадий Тимченколарның Хәйрия фонды, Россия мәдәният менеджерлары ассоциациясе олы яшьтәгеләргә ярдәм итү, спорт һәм мәдәниятны үстерү, гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү максаты белән оештырган.

Җиңүчеләрне ачыклаганда, жюри идеянең оригинальлегенә, яшәгән төбәкнең тарихын һәм мәдәниятын ничек белүгә, китап укучылар белән эш тәҗрибәсенә һәм башка күп кенә сыйфатларга игътибар биргән. Конкурска тапшырылган 600 эшнең нибары 56сы гына, шул исәптән безнең китапханә проекты да, Хәйрия фондының ярдәменә ия булачак. Бу яңа укучыларны, хезмәттәшлек итүчеләр һәм волонтерларны күбрәк җәлеп итү, аналар һәм балаларга ярдәм күрсәтү буенча эш ысулларын тагын да арттырырга мөмкинлекләр тудырачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International