Эшлекле сәфәр кысаларында

2015 елның 23 октябре, җомга

Шушы көннәрдә Болгар музей–тыюлыгына Россиянең иң эре туроператорларының берсе булган “РоссТур” хезмәткәрләре килде.

Аларның сәфәре Татарстанның истәлекле урыннары буенча реклама–мәгълүмат туры кысаларында оештырылды. Кунаклар архитектура һәйкәлләре һәм музейлар белән кызыксынып таныштылар. Якын араларда борынгы Болгар шәһәрчегенең “Росстур” туристик программасына кертеләчәгенә шик юк. Бу исә Болгарга килергә теләүче туристларның санын арттырырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International