Җырлар бүләк иттеләр

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе
Балалар иҗат йорты укытучылары балалар белән берлектә картлар һәм инвалидлар йортына барып концерт куйдылар.

“Палитра”, “ПКдан файдаланучы”, “Чыганакларга сәяхәт”,”Күңелле компания” иҗат берләшмәләренә йөрүче укучылар үзешчән артистлар ролендә чыгыш ясадылар. Алар төрле җырлар башкардылар, шигырьләр укыдылар, матур итеп биеп тә күрсәттеләр. Соңыннан балалар картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә үзләре ясаган сувенирларны бүләк иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International