Призер исемен алды

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе
Каратэ кекусинкай буенча Казанның ачык беренчелегендә балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренеры Рәшит Зыятдинов шәкертләре уңышлы чыгыш ясадылар.

Дәрәҗәле ярышларда Казан, Балтач, Базарлы Матак, Кострома, Ижевск, Киров өлкәсе һәм Мари Иленнән килгән 120 якын спортчы катнашты. Безнең команда составында икенче урта мәктәп укучылары Олег Титов һәм Михаил Репьев, 1нче мәктәптән Александр Понасенко һәм Өчкүлдән Владимир Шарлаимов керде.

Олег Титов башкалардан уңышлырак чыгыш ясады. 55 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә ул 12-13 яшьлекләр арасында өченче урынга чыкты һәм медаль белән грамотага лаек булды. Башка егетләр дә ярышларда сынатмады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International