Сәламәт тормыш рәвешен яклап

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе
Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау өчен иреклеләр хәрәкәте активистларының регионара слетында бу көннәрдә тармак технологияләре техникумы студенты Сергей Мулинов һәм 1нче мәктәп укучылары Анастасия Кузина һәм Егор Лаврентьев катнаша.

Форум “Сәламәтлек сессиясе” ирекле хәрәкәт үзәге тарафыннан оештырылган, аның максаты – ирекле активистларның тәҗрибә уртаклашуларын алып бару. Алар мини-грант конкурсларында, экскурсияләрдә, “Спорт наркотикларга каршы” һәм башка чараларда катнаша алачак. Болар барысы да киләчәктә сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен ирекле хәрәкәтнең эшен тагын да активлаштыруга ярдәм итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International