Суны ничек сакларга?

2015 елның 16 октябре, җомга
Балалар иҗат йорты укытучысы Екатерина Ермишина “Хранители воды” дигән Бөтенроссия экология дәресе үткәргән өчен Россия Табигый ресурслар министрлыгы сертификатына ия булды.

Чарада беренче урта мәктәпнең башлангыч класс укучылары катнашты. Аларга тематик презентация тәкъдим ителде. Аның нигезендә укучылар өйдә һәм табигатьтә суны саклау принциплары һәм алымнары белән таныштылар.

Дәреснең икенче өлеше уен рәвешендә үтте, балалар “Су белгече” исеме өчен көч сынаштылар. Чарадан истәлек итеп һәр укучыда суны саклау кагыйдәләре язылган китапчыклар калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International