Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Салкын тиюдән һәм грипптан ничек сакланырга?
2015 елның 9 октябре, җомга
Көз җиткәч, салкын тиеп авыручылар саны бермә-бер арта. Сулыш юлы һәм грипп авыруларыннан ничек ничек сакланырга?
Владимир Ергачев,
район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар табибы:
– Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да салкын тиеп авырмаган кеше юктыр. Шунлыктан аның клиник симптомнарын һәрберебез яхшы беләбез: тамак төбе авырту, күзләр кызару һәм яктылыктан курку барлыкка килү, томау төшү, тән температурасы күтәрелү. Гриппның да симптомнары шундый ук, тик организмның агулануы бу очракта көчлерәк була (баш һәм буыннар сызлый, йөрәк кага, тән температурасы 40 градуска кадәр җитәргә мөмкин).
Авыру билгеләре тойсагыз, беркайчан да үз белдегегез белән дәваланмагыз. Табибка мөрәҗәгать итеп, ул авыруның үзенчәлекләрен, организмның нинди хәлдә булуын исәпкә алып, дәвалау билгели. Организмның үзенчәлекләрен исәпкә алу аеруча әһәмиятле. Мәсәлән, эндокрин системасы авырулары (шикәр диабеты, калкансыман биз функцияләре бозылуы) белән интеккән кеше гриппны бик авыр кичерә, еш кына вируслы пневмония рәвешендә өзлегүләр булырга мөмкин.
Салкын тиюне өйдә генә дәвалаганда ул еш кына хроник формага күчә яки бронхит, фронтит, гайморит рәвешендә өзлегүгә китерә. Еш кына вируслы авыру инфекция яки гөмбәчекләр китереп чыгарган башка авыру белән катлаулана. Монда инде табиб ярдәме һәм озакка сузылган дәвалану кирәк булачак.
Салкын тимәсен өчен ниләр эшләргә кирәк? Беренчедән, вирусларның һава юлы белән тиз эләгүен онытмаска кирәк. Шунлыктан эпидемия вакытында халык күп җыелган урыннарга (җәмәгать транспорты, кинотеатрлар, хастаханәләр) йөрмәскә тырышыгыз. Әгәр андый урыннарга барырга кирәк булса, сулыш юлларын вирус керүдән ышанычлы саклый торган махсус битлек кияргә онытмагыз. Ә өйгә кайткач, бит-кулны яхшылап сабынлап юарга, тамакны чайкарга кирәк.
Ни кызганыч, салкын тию еш кына туңу аркасында килеп чыга. Моның өчен салкын яңгыр яки көчле җилгә эләгү, аякка су үтү дә җитә. Моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки бу очракларда организмның саклау көче зәгыйфьләнә. Шунлыктан һава торышының ничек булуына карап киенергә кирәк.
Соңгы арада төрледән-төрле табигый иммуностимуляторлар, витамин һәм минераль комплекслары популярлаша бара. Табиб кушуы буенча гына һәм артыгын кулланмаганда, алар, һичшиксез, күпмедер файда китерә. Билгеле инде, саф һавада йөрү, мөмкинлек булганда физкультура белән шөгыльләнү, чыныгу да бик файдалы. Мондый комплекслы чаралар куллансагыз, салкын тию авырулары сезне читләтеп узар.
Алексей Ким,
район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы:
– Гриппка каршы иң яхшы профилактика чарасы буларак мин вакцинация ясарга киңәш бирер идем.
Соңгы елларда гриппка каршы бу чара халык арасында зур ышаныч яулады. Вакцина куркынычсыз, нәтиҗәле дип табылган, организмга тискәре йогынтысы да юк дәрәҗәсендә. Чынлап та, статистика күрсәткәнчә, прививкалар ясый башлагач, авыручылар саны бермә-бер кимегән.
Быел вакцинация ясый башладылар инде: “Гриппол плюс” балалар прививкаларының мең ярым дозадан торган партиясенең инде яртысыннан артыгы ясалган. Прививкалар мәктәпләрдә укучы, балалар бакчасына йөрүче балаларга ясалачак.
Өлкәннәр өчен өч мең ярым кешелек вакцина партиясе октябрь аенда кайтырга тиеш. Беренче чиратта, прививкалар хастаханә, мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләренә, пенсионерларга ясалачак. Теләге булган һәр кеше район хастаханәсенең махсус кабинетында прививка ясата ала.
Исегезгә төшерәбез, вакцина сәламәт кешегә генә ясала. Әгәр хроник авыруыгыз көчәеп китсә яки салкын тию билгеләре сизелсә, прививканы соңрак, 2-3 атнадан соң ясатырга мөмкин. Моннан тыш, вируска каршы иммунитет организмда якынча бер айдан соң барлыкка килүен исәпкә алырга кирәк. Бу ай эчендә сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Барлык киңәшләрне үтәгән очракта гына вакцинация нәтиҗәле һәм файдалы булачак.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз