Кузнечихалыларга – диплом

2015 елның 9 октябре, җомга
Нурлатта “Безнең йортыбыз – Татарстан” республика этно-мәдәни фестиваленең зона этабында катнашучыларга дипломнар тапшырылды.

“Вокал” номинациясендә Кузнечиха авылы Мәдәният йортының рус халык җырын башкарган “Сударушка” фольклор ансамбле бүләккә лаек булды. Коллектив Нинель Садриева, Нина Захарова, Людмила Белова, Татьяна Якимова кебек үзешчән артистларны берләштерә. Валентина Родионова җитәкчелек иткән бу коллектив әле тагын “Нәфис сүз” номинациясендә дә үзен танытты: Андрей Дементьевның “Баллада о матери” әсәрен сәнгатьле итеп укыганнары өчен диплом алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International