Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Җир кадерен иген иккән белә...
2015 елның 9 октябре, җомга
Иске Рәҗәп авылындагы крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтчәне Дамир Хәмидуллин гомеренең илле елын туган төбәгендә игелекле эшкә-иген игүгә багышлаган. Аның кебек фидакарь затлар районда гына түгел, республика күләмендә дә бармак белән генә санарлык. Аны әле тагын авыл хуҗалыгының аксакалы, дип тә йөртәләр. Бу бик дөрес сүзләр, чөнки башкарган эшләре белән зур хөрмәт һәм ихтирам казанган ул.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Карап торышка алтмыш алты яшен тутырып килүче Дамир Минтаһир улы яшьрәк тә күренә. Күп дигәндә, илле бишне бирергә була үзенә. Яшь күренүенең әллә ни сере юктыр инде аның, шулай да кояштан иртәрәк торам һәм төн уртасыннан соң гына йокларга ятам, диюеннән дә күп нәрсәне аңларга була. Җәен дисеңме, кышынмы – һәрвакыт хәрәкәттә ул. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит...
Теләсә кайсы эштә ирешкән уңышның нигезен дә әнә шул хәрәкәт тәшкил итә. Авыл хуҗалыгында әйбәт нәтиҗәләргә ирешү өчен килер көннәргә карап фикер йөртергә, катлаулы мәсьәләләрне хәл итү юлларын табарга, сату базарында элемтәләр булдырырга, ышанычлы партнерлар табарга кирәк. Көндәлек эштә Дамир Минтаһир улы боларның барысын да исәпкә алырга тырыша.
Билгеле булганча, игенче хезмәте турыдан-туры һава торышының ничек килүенә бәйле. Әмма һава торышына гына сылтау итәргә ярамый, ди Дамир Минтаһир улы. Һәр агрочараны үз вакытында һәм технология таләпләренә туры китереп башкару зур әһәмияткә ия. Әйтик, язын теге яки бу культураны бер яки ярты көнгә генә соңарып чәчсәң дә, көткән нәтиҗәгә ирешә алмыйсың.
Бәлки, шуңа күрәдер дә, аның хуҗалыгында һава торышының көйсезлегенә ташлама ясамыйлар, басуларда мул уңыш үстерү өчен булган һәр мөмкинлектән файдаланырга тырышалар. Быел да сынатмадылар. Көзге арыш белән бодайның һәр гектарыннан уртача 30ар центнер бөртек җыеп алынган. Ашлыкның тулаем җыемы ике мең тоннадан артып китә. Көнбагыш уңышы да коллективның өметен аклаган. Узган ел гектарыннан 14 центнер чыкса, быел – 18 центнерлар тирәсе. Амбарга 600 тоннадан артык көнбагыш салынган. Көнбагыш дигәннән, соңгы елларда әлеге культурага ихтыяҗ арта, аның өчен әйбәт акча түлиләр.
– Киләчәктә көнбагыш чәчү мәйданнарын арттыру турында да уйлыйбыз, – ди Дамир Минтаъир улы. – Бик файдалы культура, эшкәрткәннән соң үз эшчеләребезне дә май белән тәэмин итәбез. Экологик яктан чиста һәм тәмле продуктны һәркем мактый...
Хуҗалык җитәкчесе быел кырык кешедән торган коллективның эшеннән бик канәгать. Механизаторлар 1300 гектар җирне вакытыннан шактый алда сөреп бетергән. Шунысын әйтергә кирәк, бу максатлар өчен беркайчан да чит ил агрегатларын кулланмыйлар. Мондый техника файдага караганда зыянны күбрәк китерә, диләр. Ул чыннан да шулай. Шуңа күрә җирләрне йөз процент күләмендә тирән итеп сөрүгә өстенлек бирәләр. Көзге культуралар чәчүне дә тиз тотканнар. Быел, мәсәлән, 230 гектар җиргә арыш һәм 270 гектарга бодай чәчелгән. Бу узган елгыдан артыграк. Саклауга 270 тонна чәчүлек орлык салынган. Орлык тулысынча чәчү стандартлары таләпләренә җавап бирә. Хуҗалыкта орлык сортларын яңартып торуга да зур игътибар бирелә. Әйе, сыйфатлы орлыктан гына яхшы бөртек үстереп булуын үз тәҗрибәләрендә сынап караучылар яхшы белә.
Быел Хәмидуллин хуҗалыгы өчен шактый уңышлы килде. Хәер, башка елларда ирешкән нәтиҗәләр дә начар түгел. Уртак эшкә үзләреннән зур өлеш кертүчеләр хезмәт хакын да ярыйсы гына ала. Шунысы да әһәмиятле, коллективта очраклы кешеләр озак тормый, чын хезмәтчәннәр исә нәрсәне, кайда һәм ничек эшләргә кирәклеген үзләре дә чамалый. Хуҗалыкта теләсә кайсы механизатор КамАЗ машинасы белән оста идарә итә ала, автомашина йөртүче исә курыкмыйча комбайн штурвалы артына утыра. Гомумән, коллективта бер-берсенә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер торалар. Бары шулай иткәндә генә алда торган җаваплы бурычларны тормышка ашырырга була, ди хуҗалык җитәкчесе. Ул үзе дә җиң сызганып зур эшләргә керешер алдыннан коллектив белән киңәшләшә, һәркемнең фикеренә колак сала. Менә шуңа күрә аны Иске Рәҗәптә ихтирам итәләр. Аксакалга киңәш, ярдәм сорап килүчеләр аз түгел. Һәркайсына хәленнән килгәнчә булышырга тырыша ул.
Дамир Хәмидуллинның тагын бер сыйфаты турында әйтергә кирәк. Вәзгыятьнең нинди генә булуына карамастан, ул киләчәккә оптимизм, өмет белән карый.
Менә хәзер дә, басулардан уңышны җыеп бетерүгә, инде киләчәккә планнар кора. Көнбагыш сатудан кергән акчаның бер өлешенә яңа пресс-җыйгыч, ургыч һәм сцепка сатып алырга җыена. Искерә башлаган трактор һәм авыл хуҗалыгы машиналарын да яңартасы килә. Әлбәттә, бүгенге катлаулы чорда барысын берьюлы хәл итү мөмкин түгел. Әмма планга кертелгән. Планнарны Дамир Минтаһир улы һәрчак тормышка ашыра. Сүзендә тора торган егет ул!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз