Тәҗрибәле остага – бүләк

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе
Машина йөртү осталарының бишенче республика конкурсында безнең район исеменнән чыгыш ясаучы Геннадий Давыдов призлы унлыкка керде.

Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган чара Казан шәһәренең ЮХИДИ Идарәсе базасында үтте. Анда республиканың кырык дүрт районы вәкилләре катнашты. Аларга компьютер тесты аша юл хәрәкәте кагыйдәләре буенче белемнәрен тикшерергә, шулай ук каршылыклар белән дистанциядә машина йөртү осталыгын күрсәтергә мөмкинлек бирелде.

Унынчы урын өчен якташыбызга диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International