Рапс уру төгәлләнә

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
Район авыл хуҗалыклары рапс җыюны төгәлләү алдында тора.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бу культураның тулай җыемы бүгенге көндә 1200 тоннага якын. Аны әле тагын 700 гектардан җыеп алырга кирәк.
Кукуруз барлык мәйданнарның 71 процентыннан урылган, саклауга 11 мең тонна силос салынган. Туфрак эшкәртү дәвам итә: бүгенге көндә эш якынча 43 мең гектарда башкарылган, бу планның 75 процентын тәшкил итә. Кайбер хуҗалыкларда көнбагыш суктыруга керештеләр. Аның уртача уңышы гектарыннан 13 центнер тәшкил итә, бу шактый әйбәт күрсәткеч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International