Куркыныч урыннарны бел!

2015 елның 25 сентябре, җомга
Кадет интернат-мәктәбе укучылары өчен “Һәр урында куркыныч сагалый” дигән өйрәтү күнегүләре үткәрелде.

Чараның маршрутына биш объект – машиналар күп йөри торган автотрасса, күл, трансформатор будкасы һәм башкалар керде, анда “зыян күрүчеләр”не нинди бәхетсезлек очраклары сагалавы турында аңлаттылар. Укучылар объектларда нинди күңелсез хәл килеп чыгуын, бу бәхетсезлекне булдырмый калып булуы турында сөйләделәр һәм бу биремне уңышлы башкарып чыктылар.

Күнегүләр иминлек айлыгы кысаларында үткәрелгән чаралар программасына кертелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International