“ВЗП “Булгар”, “Авангард” җәмгыятьләре, Ленар Гыйниятуллин, Евгений Синицин крестьян (фермер) хуҗалыкларында кукурузны силоска салу бара. Быел бу культура районда меңнән артык гектар били. Бүгенге көндә кукуруз 600 гектардан җыеп алынган, 7800 тонна саклауга салынган.
Дамир Хәмидуллин хуҗалыгында көнбагыш уруга керештеләр. “ВЗП “Булгар”, Владимир Марянин, Надежда Терпигорева хуҗалыклары рапс уруны дәвам итә, Айсылу Мөхәммәтова һәм Вәгыйз Мөхәммәтов хуҗалыклары бу эшне инде төгәлләгән. Бу культура районда 3000 гектардан артык мәйданда чәчелгән, аның 1700 гектары җыеп алынган.
Җирне туңга сөрү дә дәвам итә. Бу агрочара әлегә 38,8 мең гектарда үткәрелгән, бу планның 68 процентын тәшкил итә.