“Иминлек. Тормыш. Сәламәтлек”

2015 елның 18 сентябре, җомга
Балалар иминлеге буенча республика айлыгы кысаларында шәһәрнең 1нче мәктәбендә шундый исемдәге акция үтте.

Мәктәпкә ЮХИДИ бүлеге инспекторы Зилә Фәсхетдинова килеп, укучылар белән әңгәмә уздырды һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртә торган буклетлар, листовкалар таратты.

Аннары “Яшь янгын сүндерүче” уен- эстафета оештырылды. Анда янгын часте вәкиле Андрей Кузьмичев катнашып, янгын сүндергечтән файдалану буенча мастер-класс үткәрде.

Көн дәвамында шулай ук гадәттән тыш хәлләрдә ниләр эшләргә кирәклеген аңлаткан видеоязмалар күрсәтелде, шул ук темага викториналар, рәсем конкурсы булды.

Акция йомгак ясау белән төгәлләнде. Иң күп балл җыйган укучыларга грамоталар тапшырылды. Аннары барысы да бу темага оештырылган флешмобта катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International