Зыянлы гадәтләр урынына – спорт

2015 елның 18 сентябре, җомга
Кадет мәктәбендә сәламәтлек көне бик актив үтте.

Чарада һәр укучы катнашты. Стадионда озынлыкка сикерү, граната ыргыту, 100 метрга йөгерү, перекладинада тартыру һәм отжимание буенча бәйгеләр оештырылды. Яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләргә мәктәп директоры Евгений Савинов грамоталар тапшырды.

Бәйгеләрдә катнашу, зыянлы гадәтләр урынына спорт белән шөгыльләнү барысының да күңеленә хуш килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International