Ял белән уку бергә

2015 елның 11 сентябре, җомга
Сентябрь аенда унбиш укучы Чистайдагы “Раздолье” дәвалау-сәламәтләндерү лагерында ял итеп һәм сәламәтлекләрен ныгытып кайтачак.

24 көн дәвамында балалар укудан аерылмыйча гына санаторий-курорт дәвалануы үтәчәк. Бу юлы да путевкалар беренче чиратта тормыш хәле авыр булган һәм күп балалы гаиләләрдә үсүче балаларга биреләчәк. Ата-аналарга тиешле документларны җыеп тапшырырга “Рассвет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ярдәм итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International