Урманнарыбыз чиста булсын

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе
Коррекция мәктәп-интернат укучылары “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе кысаларында Рабига күле тирәсен чистарттылар.

Ташлап калдырылган чүп-чарны җыеп тутыру өчен егермедән артык капчык кирәк булды. Укучылар табигать турында кайгырту күрсәтеп, чараны оештыручыларга – Болгар урманчылыгы хезмәткәрләренә зур ярдәм иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International