Изге эшләр атнасы

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе
Ул безнең районда “Көзге игелекләр атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” республиканың ирекле акциясе кысаларында үтә.

Акция 14 сентябрьдә тәмамлана. Һәр көннең билгеле бер юнәлеше бар – “Бергәләшеп эшлик”, “Изге сүз”, “Республикам белән горурланам!”, “Безнең изге эшләребез” һ.б. Чараларда мәктәпләрнең тимурчылык отрядлары, социаль хезмәт, мәдәният хезмәткәрләре катнаша. Әлеге атна барышында ветераннарга, олы яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтелә, аларның йортларын, ишегалларын, бакчаларын җыештыруда булышалар.

Мондый чаралар яшьләрнең олыларга карата ихтирамын арттыру, аларның ил үсешенә керткән өлешен тиешенчә бәяләү максатыннан чыгып оештырыла. Акциядә теләге булган һәр кеше дә катнаша ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International