Сентябрьдән районда 9 база урта мәктәбе, яки биш башлангыч һәм алты төп мәктәп филиаллары өчен терәк пунктлар, 3 –төп, 3– республика, техникум, 26 балалар бакчалары бар.
Инфраструктура үсеше
“Теремок” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендәге яңа ачылган ике группа өчен ремонтка район бюджетыннан 250 мең сум акча бирелде, “Колосок”ка ТР бюдҗетыннан – 5 миллион сум (лимит программасына өстәп) тотылды. 2016 елда “Солнышко” балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрүгә –8,5 миллион сум, “Родничок”ка – 6,3 миллион сум биреләчәк. Өчкүлдә балалар бакчасы төзү һәм коррекция мәктәбенә капиталь ремонт үткәрергә 58 миллион сум акча каралган.
Үткән ел авыл мәктәпләрендә җылы туалетлар эшләү мәсьәләсе хәл ителде. Танкеевка мәктәбендә федераль бюджет исәбенә 1,5 миллион сумга төшкән спорт залык ремонтлау тәмамланып килә. Быел “Доступная среда” программасына Ким мәктәбе (950 мең сум) һәм коррекция мәктәбе (1220 мең сум) керде.
Мәктәпләргә капиталь ремонт ясау программасын тормышка ашыру дәвам итә. Полянка мәктәбендә “РегионСтрой” оешмасы бу максатлар өчен 7 миллион сумга якын акча сарыф итте, шуның 200 мең сумы – район бюджетыннан, 70 мең сумы – подрядчикның спонсорлык ярдәме. Өчкүл мәктәбендә эчке җылыту системасын алыштырдылар, аның өчен 400 мең сум акча тотылды, Полянка мәктәбендә тышкы җылылык системасын эшләү өчен 200 мең сум акча бүлеп бирелде, Антоновка мәктәбендә газ казаны алыштырылды. Красная Слобода мәктәбенә газ казаны сатып алдылар. Республика программасы буенча Кузнечиха, Көек, Вожи мәктәпләрендә подряд оешмалары көче белән газ казаннары алыштырылачак.
Имтиханнар тапшыру – аеруча җаваплы
Дәүләт йомгаклау аттестациясендә 127 чыгарылыш класс укучылары һәм 216 тугызынчы классны тәмамлаучылар катнашты. Анализ күрсәткәнчә, 11нче классны тәмалаучылар арасында уртача балл үткән ел белән чагыштырганда барлык фәннәр буенча яхшырган, ләкин нәтиҗәләр республика дәрәҗәсеннән калыша. Рус теле буенча Иж-Борискино һәм Антоновка мәктәпләрендә генә уртача балл республикадан югарырак. Шәһәр мәктәпләре, Иж-Борискино, Никольск, Бураково, Иске Рәҗәп урта мәктәпләреннән 10 укучы 80нән артык балл җыйдылар. Шәһәрнең 2нче урта мәктәбеннән Рыбакова Надежда 98 балл туплады=.
2015 елда Россиянең барлык субъектларында да мәктәпләрдә башлангыч гомуми белем бирү буенча федераль дәүләт системасын кертү тәмамлана. Милли белем бирү учреждениеләре челтәрләре системасы татар телендә белем бирүче 6 мәктәпне берләштерә (барлык мәктәпләрнең 22 проценты). Татар теле һәм әдәбиятыннан 41 укытучы белем бирә, шуларның 36сы – югары педагогик белемле. Татар телен балаларның 100 проценты өйрәнә. Чуаш этно–культуралы компонентлы бер мәктәп бар.
Бердәм республика имтиханнары тапшыру нәтиҗәләре буенча татар телендә белем бирүче мәктәпләр Татарстан Республикасында 11 нче урынны алды. Татар балаларының 47,58 проценты үз ана телендә белем ала. Татар теле һәм әдәбятын укытуга контрольне көчәйтергә, бердәм республика имтиханнарына, олимпиадаларга әзерләнүнең системалы һәм нәтиҗәле ысуңларын булдырырга кирәк.