Музей-тыюлыкта – дәрәҗәле кунаклар

2015 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе
Болгар музей-тыюлыгында король гаиләсе вәкиле – шәех Хәмәд Бин Ибраһим Әль-Хәлиф җитәкчелегендә Бәһрейн Корольлеге делегациясе булып китте.

Югары кунакларны традицион чәк-чәк белән каршыладылар, борынгы һәйкәлләр, музей комплекслары буенча оештырылган мавыктыргыч сәяхәт аларда онытылмас тәэсирләр калдырды. Чит ил кунаклары борынгы җиргә тагын килергә теләк белдерделәр, үзләре белән истәлеккә бик күп фоторәсемнәр алып киттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International