Эшлекле туризм кысаларында

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе
Кытайның Хэнань провинциясе туроператорлары һәм көндәлек матбугат чаралары вәкилләре Болгар музей-тыюлыгын карадылар.

Алар сәфәренең максаты – Болгарның мәдәни-тарихи мирасы һәм туристик инфраструктурасы белән танышу. Кытайлылар белән эшлекле элемтәләр урнаштыру безгә КХР туристларын тагын да күбрәк җәлеп итәргә мөмкинлекләр тудырачак.

Шул ук көнне тыюлыкка Төркиядән дә кунаклар килде. Төркиядәге “Канал 7” каналы хезмәткәрләре төркеме бирегә борынгы шәһәрчеккә сәяхәт турында фильм төшерү максаты белән килгән. Алар өчен экскурсияләр оештырылды. Төрекләр Истәлек билгесе, башка тарихи һәйкәлләр белән кызыксынып таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International