Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Теләк булса, кыенлыклар сизелми
2015 елның 26 августы, чәршәмбе
Бала чакта кемнәр генә укытучы булырга теләми икән! Ләкин күпләр өчен ул хыялда гына кала. Ә менә Анастасия үз дигәненә ирешә.
Ул әле дә яхшы хәтерли, иптәш кызлары белән “мәктәп-мәктәп” уйнаганда үзенең беренче укытучысы Татьяна Сергеевна Якимованы кабатларга ярата.
Ачык йөзле, сөйкемле, сабыр бу укытучы укучылар арасында бик тиз абруй казана. Аның дәресләрен алар һәрвакыт көтеп алалар, теләп шөгыльләнәләр.
Һөнәр сайлауда рус теле укытучысы Надежда Геннадьевна Перегудованың да тәэсире зур була. Әдәбият геройлары турында ул шулкадәр мавыктыргыч һәм кызык итеп сөйли ки, шуның белән ирексездән үз фәненә карата мәхәббәт тәрбияли, бу фәнне яратырга өйрәтә. Гомумән, Кузнечиха урта мәктәбендә укучыларга хөрмәт белән карау әллә каян сизелеп тора. Мәктәпне тәмамлагач, Анастасия Ульяновск педагогия университетында укый һәм башлангыч класслар укытучысы дипломы алып, туган мәктәбенә кайта.
– Мине мәктәптә укытучылар да, укучылар да җылы каршылады,–ди Анастасия Николаевна,– дүртенче класслар минем беренче укучыларым, ата-аналар минем беренче киңәшчеләрем булды. Эшли башлаганда бервакытта да җиңел булмый. Ләкин миңа артык авыр булмады, чөнки мин туган мәктәбемә кайттым...
Аның ул вакыттагы беренче класслары хәзер инде зурлар, аларга алмашка башкалар килде. Быел ул тагын дүртенче классларга белем бирә. Дөрес, класста алар биш кенә укучы (хәзер авыл мәктәпләрендә шундый күренеш), ләкин укучылар дус, бердәм коллектив булып яшәргә тиеш. Укытучы моның өчен бөтен көчен бирәчәк. Иң беренче ул үзе дәресләргә тырышып әзерләнә, һәр дәресне истә кала торган, кызыклы, файдалы итеп үткәрә. Шулай булганда гына дәрес темалары истә кала. Дәрес бирүдә иң кызыклы, яңа алымнарны кулланырга тырыша. Чаралар үткәрүгә дә зур әһәмият бирә, укучыларны төрле юнәлештәге конкурсларга тарта. Мәсәлән, Кузнечиха мәктәбе укучылары үзәк китапханә үткәрә торган иҗади конкурсларда шактый гына призлы урыннарны алалар.
Иң мөһиме – Анастасия Николаевна кайчандыр бик актив эшләгән яшь хәбәрчеләр түгәрәген җанландырырга тырыша. Үз вакытында Нинель Мәсгут кызы Садриева җитәкчелегендәге яшь хәбәрчеләр үзләрен журналистика тармагында сынап карадылар һәм балалар, яшүсмерләр, яшьләрнең “Алтын каләм” республика фестиваленең читтән торып үткәрелгән турында берничә тапкыр җиңеп чыктылар. Нәтиҗәдә алар Иделдә теплоходта сәяхәт итү, яшьтәшләре, танылган журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре белән аралашу мөмкинлеге алдылар. Быел, байтак еллардан соң, беренче тапкыр тугызынчы класс укучысы, яшь хәбәрчеләр түгәрәге әгъзасы Айсылу Исмәгыйлова читтән торып үткәрелгән турда җиңеп чыкты һәм Боровое Матюшинодагы “Идел” яшьләр үзәге базасында очный турда катнашты.
– Анастасия Николаевна кыенлыклардан курка торган кеше түгел, һәрбер яңалыкны кабул итеп ала,– ди мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Надежда Каштанова,– үз эшен яратып, күңел биреп башкара...
Хәзерге вакытта ул үз укучылары белән “Туган як серләре” дигән проект буенча эшли, алар туган авыллары турында материаллар җыялар. Киләчәктә “Кузнечиха авылы элек ничек булган” дигән альбом ясарга хыялланалар. Аның планында башка проектлар, конкурслар да бар, тагын ашыгыч эшләр каралган. Анастасия Николаевна үз укучыларын төрле чараларга тартып, аларның да активлыгын күтәрергә, кызыксындырырга тырыша.
Моннан тыш, иң мөһиме – ул гаиләдә үрнәк әни дә. Бу интернациональ гаиләдә хәзер уллары Самир үсеп килә, ә ире Фаил Имаметдин улы шушы мәктәптә физкультурадан укыта. Һәр көнне иртә белән алар өчәүләп үзләре яшәгән Татар Такталы авылыннан Кузнечихага китәләр. Уллары мондагы балалар бакчасына йөри. Ә кич белән, эшләр беткәч, яңадан бергәләп авылга кайтырга чыгалар... Дус, тату, бердәм гаилә өчен тагын ни кирәк?
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз