Илле ел буе бергә!

2015 елның 26 августы, чәршәмбе
Шәһәрдә яшәүче Валентина һәм Валентин Беляевлар гаиләсенә район башлыгы Камил Нугаевның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Бүләкне шимбәдә, Шәһәр көнен билгеләп үткәндә тапшырдылар. Валентина Сергеевна белән Валентин Андреевичны шәһәр башкарма комитеты башкарма секретаре Наталья Сурыгина белән ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәл Низамова котладылар. Беляевларга намуслы эшләүләре, үрнәк балалар һәм оныклар тәрбияләп үстерүләре, гаилә җылысын саклап яшәүләре өчен рәхмәт сүзләре күп әйтелде. Аларга бәхетле озын гомер, саулык теләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International