Урак башланды

2015 елның 28 июле, сишәмбе


Бу атнада район хуҗалыкларында игеннәрне җыеп алуга керештеләр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 770 гектар игеннәр теземнәргә салынган, 550 гектар бөртекле культуралар суктырылган. Гектардан уртача 13,7 центнер бөртек чыга.

Йорткүл зонасындагы көзге культураларны беренчеләрдән булып “Авангард” җәмгыяте механизаторлары суктыруга кереште. Корылык сәбәпле, быел уңыш мактанырлык түгел. Ә менә Юрий Семушкин хуҗалыгындагы кайбер басуларда көзге культураларның һәр гектарыннан 23-24 центнер уңыш чыга.

Ашлыкны җыеп алуга шулай ук Бакиров, Габидуллин хуҗалыкларында да керештеләр. Планин белән Мөхәммәтова хуҗалыкларында бөртекле культураларны теземнәргә салалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International