Бу көннәрдә музей-тыюлыкның палатка шәһәрчегендә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния назәрәте идарәсе оештырган татар яшьләре форумы үтә.
Форум эшендә Россиянең төрле төбәкләре һәм шәһәрләреннән килгән 80ләп кеше катнаша. Алар арасында безнең районның да ике кызы бар. Яшьләр ислам, Коръән тарихын өйрәнәләр, мастер-классларда, шулай ук төрле конкурслар, спорт ярышлары һәм очрашуларда катнашалар.
Кичә, мәсәлән, татар яшьләре Россия мөселманнарының Үзәк диния назәрәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Спас районы башлыгы Камил Нугаев белән очраштылар. Аларга хөрмәт һәм ихтирам йөзеннән Кырым республикасыннан килгән яшьләр музыкаль чыгышлар әзерләде, үзләре язган шигырьләрне укыдылар. Кунаклар аларның барысына да рәхмәт әйттеләр.