Авыл халкын район башлыгы Камил Нугаев, район хастаханәсенең баш табибы Егор Самохвалов, фельдшер Мөнирә Иксанова һәм әлеге объектның подрядчысы һәм төзүчесе булган “Сувар Б” җәмгыяте директоры Арутюн Багдасарян котладылар. Әлеге җәмгыять хезмәткәрләре Сергей Князев белән Павел Вакуровка район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
– Авыл тормышының яңа якка үзгәрүенә барыбыз да шатланабыз, – диде фельдшер Мөнирә Иксанова. – Юлларга асфальт түшәлә, йортларга газ һәм су кергән, Интернет бар, клуб эшли. Халыкның тормыш һәм яшәү дәрәҗәсе үсә бара. Инде менә шатлык өстенә шатлык дигәндәй, яңа пунктлы да булдык. Барыгызга саулык, тыныч тормыш телим!
Белешмә: Спас районында хәзер ике заманча модульле ветеринария пункты һәм алты яңа модульле ФАП бар. Мондый объектлар башка торак пунктларда да төзеләчәк.