Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бу программа буенча грант алучыларны яз көне сайлап алдылар, тик дәгъва итүчеләр артык күп булганга, махсус республика комиссиясе өстәмә конкурс үткәрергә булды. Конкурста катнашу шартлары элеккечә кала, тик гариза бирүчеләрнең артык күп булуы аркасында аның суммасы бер миллион сумга кадәр киметелә.