Кызлар күбрәк туа

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе
Агымдагы ел башыннан районда җитмеш тугыз сабый дөньяга килгән.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәл Низамова билгеләп үткәнчә, бу 2014 елның шул ук чоры белән чагыштырганда бераз азрак. Яңа туган балалар арасында кызлар күбрәк икән. Балаларга бирелә торган исемнәр арасында Мария, Снежанна, Зарина, Ралина, Матвей, Ислам исемнәре еш очрый. Сирәк бирелә торган исемнәр арасында Азизә һәм Әсхәт исемнәрен билгеләп үтәргә була.

Ел башыннан 173 кеше вафат булган (бу күрсәткеч узган ел дәрәҗәсендә диярлек калган). Утыз тугыз пар быел гаилә корган, бу узган елның шушы чорыннан 11 парга кимрәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International