Беренче класска керүчеләргә

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе


Балалар иҗат йортына һәм “Регата” техник иҗат станциясенә йөрүче балалар ярминкә барышында үз куллары белән ясаган төрле әйберләрне сатып мең сумга якын акча җыйган.

Җыелган акча, инде хәбәр ителгәнчә, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында Донецк һәм Луганск өлкәләре балаларына мәктәп кирәк-яраклары сатып алуга җибәреләчәк.

Акциядә катнашырга теләүчеләр акчаны “Социальное благополучие Спасского района” Хәйрия фонды счетына түбәндәге адрес буенча күчерә алалар:

422840, Болгар шәһәре, Пионер урамы, 21.

Реквизитлар: ИНН 1637006620, КПП 1637011001, ОАО «Ак Барс» Банк, р/с 40703810102240000007, БИК 049205805, к/с 30101810000000000805. Т. (8-84347)31-3-29.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International