Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
СЫЕР савучылар ярышты
2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе
Күптән түгел районның алдынгы сыер савучылары һөнәре буенча иң осталарны билгеләү өчен Екатериновка авылы фермасына ярышка җыелдылар. Нәтиҗәдә шушы хуҗалык сыер савучысы Гөлчәчәк Гыйльманова иң оста һәм әзерлекле сыер савучы дип табылды.
Олег ПАХОМОВ
Озак кына үткәрелми торганнан соң, моннан өч ел элек бу ярышларны тагын оештыра башладылар. Әйтергә кирәк, сыер савучылар анда теләп катнашалар һәм үзләренең бөтен осталыкларын күрсәтергә тырышалар. Бер үк вакытта алар тәҗрибә дә алышалар, терлекләрне асрау һәм терлек авыруларын профилактикалау буенча бик кирәкле киңәшләр алалар.
Конкурс терлекчеләр эшенең олы хөрмәткә лаек булуын тагын бер кат ассызыклап үтәргә мөмкинлек бирә, диде район башлыгы Камил Нугаев үзенең сәламләү сүзендә. Яңгыр дими, салкын дими алар иртә таңнан торып фермага ашыгалар. Авырлыкларга карамастан, күпләр үзләре сайлаган һөнәргә гомере буе тугры кала. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафис Мөхәммәтов, терлекчелек буенча консультант Рәүф Вафин да терлекчеләргә җылы сүзләр әйттеләр.
Конкурс берничә этаптан торды: теория өлеше, саву аппаратларын сүтеп җыю һәм сыер савып күрсәтү. Конкурсантларга беренче этапта кыенрак булды, аларга ветеринария хезмәте һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һөнәри белем таләп иткән төрле сораулар бирделәр. Күпчелек сыер савучылар бу сорауларга дөрес җавап биреп, өстәмә балл җыйдылар. Җиңүчене санамаганда, башка конкурсантлар да сынатмады. Алар арасында “Авангард” җәмгыятеннән Равия Абдрахманова һәм аның кызы Гөлия Сафина, Сергей Юрков хуҗалыгыннан Наталья Мартынова, Александр Выжлов крестьян (фермер) хуҗалыгыннан Наталья Выжлова, Дамир Хәмидуллин хуҗалыгыннан килгән бердәнбер ир-ат сыер савучы Минсалих Гыйльфанов һәм башкалар бар иде.
Гөлчәчәк Гыйльмановага беренче урын өчен акчалата премия тапшырылды. Ул саву аппаратын 4 минут 54 секунд эчендә сүтеп җыйды, ә башка конкурсантларга бу биремне башкару өчен 6 минут кирәк булды. Икенче урынга Каюм Нургалиев хуҗалыгыннан – Вера Битунова, өченче урынга Андрей Синицин хуҗалыгыннан Наталья Королева чыкты. Любовь Спиридонова крестьян (фермер) хуҗалыгы сыер савучысы Татьяна Пантелеева, Илшат Габидуллин КФХсыннан Зөлфия Әхмәдиева да уңай яктан билгеләп үтелде. Аларга район башлыгы шулай ук акчалата премияләр тапшырды.
Конкурс тәмамлангач, район ветеринария хезмәте белгече Людмила Власова сыер савучыларга мастит авыруын вакытында ачыклау, аны булдырмый калу һәм дәвалау алымнары турында сөйләде.
Шулай ук тантаналы өлештә конкурста катнашучылар хөрмәтенә үзешчәннәр концерт куйды.
Автор фотолары.
(Тулырак репортажны безнең www.spas-rt
сайтында укырга мөмкин).

Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак

1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды

Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде

Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз