Спорт белән хезмәтне берләштереп

2015 елның 19 июне, җомга
Район суды хезмәткәрләре шәһәрнең спорт тормышында актив катнашалар.

Шәһәр спартакиадасы кысаларында узган волейбол ярышларында, мәсәлән, әлеге коллектив командасы өченче урынга лаек булды. Команда составында мировой судья Юрий Баранов, суд администраторы Надежда Лаврентьева, мәгълүматлаштыру белгече Дмитрий Соколов, шофер Виктор Михайлов, суд приставы Тәлгат Әмитов, шулай ук янгын сүндерү часте вәкилләре Сергей Парфенов һәм Александр Крутилин чыгыш ясады. Волейболчылар командасы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик әзерлек дәрәҗәсен яхшырту максатын күздә тоткан бурычны намус белән үтәделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International